В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Кунакларны аниматорлар, концерт һәм интерактив тамаша көтә.
(Казан шәһәре KZN.RU, 7-нче июнь). 8-нче июньдә Казанның «Кырлай» паркында холи буяулар фестивале узачак. Анда барлык теләүчеләр катнаша ала. Бәйрәм программасында - төсле образларда аниматорлар, җанлы музыка, интерактив шоу һәм төрле төстәге буяулар.
Паркка килүчеләр хип-хоп стилендәге бию номерларын, кавер-төркем чыгышын карый, шулай ук бьюти-зонага килә һәм чәчләрен берничә минут эчендә экстремаль төскә буята алачаклар. Төсле буяу пакетларын җиңүчеләр төрле конкурсларда катнашып ота алачак.
Бәйрәм 14.00 сәгатьтә «Балалар шәһәре» вокаль ансамбле чыгышы белән башлана, ә 15.00 сәгатьтә фестиваль үзе старт ала. Ул 18.00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк, дип хәбәр итә оештыручылар.
Шуны да өстәп үтик: холи - Һиндстан бәйрәме, аны бөтен дөнья халкы билгеләп үтә.