В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бу планлы профилактик эшләр үткәрүгә бәйле.
(Казан шәһәре KZN.RU, 5-нче июнь). 8-нче июньдә Казанда телерадиосигналны кыска вакытка сүндерәчәкләр. Бу планлы профилактик эшләр үткәрүгә бәйле.
Эфир телевизион тапшырулары 2.00 сәгатьтән 11.00 сәгатькә кадәр сүндерелә. Бу вакыт аралыгында түбәндәге телеканаллар эшләмиячәк: 1-нче һәм 2-нче мультиплекслар (РТРС-1; РТРС-2), «ТНВ» телеканалы, «Радио России + Радио Татарстана» радиоканаллары, «Маяк» радиосы, «Вести ФМ» радиосы, «Болгар радиосы», дип хәбәр итә ТР дәүләт идарәсенең Цифрлы үсеш, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министрлыгы матбугат хезмәте.