Явым-төшем көтелми.
Фото: Денис Гордийко
Алдагы төндә һаваның минималь температурасы +16-18 градус, түбән урыннарда +11...+13 градус тәшкил итәчәк. Көндез термометр баганасы максимум + 30-32 градус күрсәтәчәк.
Элегрәк ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе белгечләре атна ахырына кадәр Татарстан территориясендә эссе һава торышы сакланачагы турында кисәтте.
Моннан тыш, 12-нче июльгә кадәр Татарстанның иң кырый көнчыгыш районнарындагы урманнарда гадәттән тыш (5 класслы), ә республика буенча кайбер урыннарда югары
(4 класслы) янгын куркынычы барлыкка килде. Янгыннарны булдырмый калу өчен янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәргә кирәк, ә янгын чыккан очракта – махсус хезмәтләр телефоннары буенча РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы (01), Бердәм дежур-диспетчерлык хезмәтенә(112) мөрәҗәгать итәргә кирәк.