Быел 21 меңнән артык кеше катнашыр дип көтелә.
(Казан шәһәре KZN.RU, 7-нче февраль). 8-нче февральдә Казанда «Россия чаңгы юллары» Бөтенроссия массакүләм ярышлары узачак. Бүген 18.00 сәгатьтә Үзәк стадионда катнашучыларга старт комплектларын бирү тәмамлана.
Татарстан башкаласы халкына һәм кунакларына уңайлы булсын өчен быел «Россия чаңгы юллары» стартлары дүрт мәйданчыкта узачак: Горки-Әмәт урманында узыш 10.00 сәгатьтә башлана, Гаврилов урамы буенча Казансу елгасы ермагында һәм Дәрвишләр бистәсендәге Каенлыкта – 11.00 сәгатьтә, Юдино бистәсендәге «Локомотив» стадионында 11.30 сәгатьтә узышның төп старты узачак. Быел «Россия чаңгы юллары»нда 21 меңнән артык кеше катнашыр, дип көтелә.
Йөгерешләрдә, гадәттәгечә, шәһәр спорт мәктәпләрендә тәрбияләнүчеләр белән беррәттән, профессиональ спортчылар һәм спорт ветераннары да катнашачак. «Россия чаңгы юллары» спорт программасында төрле төркем катнашучылар өчен йөгерү каралган. Шулай итеп, үз узышлары кысаларында спортчылар йөз метрлы финиш дистанциясендә ярыша алачак, җиңүчеләр махсус призлар алачак. «Финиш суперйөзлеге» ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган.
Стартлардан тыш, «Россия чаңгы юллары»на килгән барлык кешеләр өчен дә зур мәдәни программа әзерләнәчәк: призлар уйнату, иҗат коллективлары чыгышлары һәм башка бик күп күңел ачу чаралары.
Казанда узыш инде 16-нчы тапкыр үткәрелә. Быел «Россия чаңгы юллары» массакүләм стартларында катнашырга Россия Федерациясенең 73 төбәге үз теләкләрен белдергән.