В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бәйрәм уңаеннан балаларны күңел ачу программасы көтә.
(Казан шәһәре KZN.RU, 6-нчы декабрь). 8 декабрьдә Казан зооботаника бакчасы үзенең 212-нче туган көнен билгеләп үтә. Зооботаника бакчасының уку классында бәйрәм уңаеннан балаларны күңел ачу программасы көтә.
Чара программасында: викторина, оттырышсыз зоолотерея, аниматорлар, рәсем ясау буенча мастер-класс, ә җылы һава шартларында балалар понида йөри алачаклар. Бәйрәмнең кульминациясе булып туган көн торты булачак, дип хәбәр итә Казан зооботаника бакчасы матбугат хезмәте.
Бәйрәм 12.00 сәгатьтә башлана.