В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Су тутырылган автоцистерналар килгән гаризалар нигезендә урнаштырылачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 7-нче август). 8-нче августта Казанның Совет районында урнашкан Дальний бистәсендә су бирүне бер тәүлеккә туктатачаклар. Бу суүткәргеч челтәрләрендәге эшләр белән бәйле.
8-нче август 9.00 сәгатьтән 9-нчы август 9.00 сәгатькә кадәр Крылов, Рылеев, Скрябин, Физкультура, Фруктовая, Фонвизин, Черепичная һәм Шахтер урамнарындагы шәхси йортларда су белән тәэмин итү туктатылачак.
«Водоканал» муниципаль унитар предприятиесе халыктан алдан ук үзләрен су запаслары белән тәэмин итүләрен сорый. Су тутырылган автоцистерналар килгән гаризалар нигезендә урнаштырылачак.