В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Синоптиклар көндез бераз яңгыр явачак, дип фаразлый.
(Казан шәһәре KZN.RU, 7-нче август). 8-нче августта Казанда аязучан болытлы һава көтелә, көндез кыска вакытлы яңгыр явачак. Көньяк-көнбатыштан талгын җил исәчәк. Һава температурасы төнлә 9-10 градус, көндез 18-20 градуска кадәр җылы булачак.
Тулаем республика буенча аязучан болытлы һава көтелә, вакыты белән яңгыр явачак. Көньяк-көнбатыштан талгын җил исәчәк. Төнлә һава температурасы +7-дән +12 градуска кадәр, көндез – +17-дән +22 градуска кадәр булачак, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.