Бүген төнлә урыны белән бераз яңгыр явачак, яшен булырга мөмкин.
(Казан шәһәре KZN.RU, 7-нче август). 8-нче августта Казанда алмашынучан болытлы һава торышы көтелә, башлыча явым-төшемсез. Бүген төнлә урыны белән бераз яңгыр явачак, яшен булырга мөмкин. Җил төньяктан, төньяк-көнбатыштан уртача, көндез урыны белән секундына 15-18 метрга кадәр көчәю ихтималы бар.
Бүген төнлә һава температурасы 14-16 градус җылы, иртәгә көндез +22-дән +24 градуска кадәр булачак.
Республика буенча шимбә шулай ук алмашынучан болытлы һава торышы булачак, төнлә урыны белән яңгыр явачак, яшен булуы ихтимал. Җил төньяктан, төньяк-көнбатыштан уртача тизлектә, урыны белән көчәеп, секундына 15-20 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Төнге сәгатьләрдә һава температурасы +12-дән +17 градуска кадәр, көндез +20-дән +25 градуска кадәр тирбәләчәк, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.
9-нчы августта Татарстанда урыны белән бераз яңгыр явачак. Җил төньяктан, төньяк-көнбатыштан уртача тизлектә, урыны белән тизлеге секеундына 17 метрга кадәр җитергә мөмкин. Төнлә +10-нан +15 градуска кадәр, көндез +19-дан +24 градуска кадәр булачак.