В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
8 августта Вахитов районының Пушкин урамында су булмаячак
Бу суүткәргечтә планлы төзекләндерү эшләре белән бәйле.
(Казан шәһәре KZN.RU, 7-нче август). Иртәгә, 8 августта, Вахитов районының кайбер йортларында су булмаячак. Бу суүткәргечтә планлы төзекләндерү эшләре – яңа төзелгән объектта бик-көйләү арматурасын урнаштыру белән бәйле.
8 август 9.00 сәгатьтән 9 август 21.00 сәгатькә кадәр Пушкин ур., 37, 76, 78, 78а адреслары буенча су булмаячак.
Су тутырылган автоцистерналар кабул ителгән гаризалар нигезендә урнаштырылачак. “Водоканал” МУП тудырган уңайсызлыклар өчен гафу үтенә һәм кирәкле су запасларын алдан кайгыртырга киңәш итә.