В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Борчуларны җиңеп чыгу һәм психик сәламәтлек саклау ысуллары турында сораулар биреп булачак.
Фото: Марат Мөгыйнов
Сорауларга ТР Иҗтимагый палатасының сәламәтлек саклау һәм экология комиссиясе вәкиле, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының баш белгеч-психиатры, академик В.М.Бехтерев исемендәге Республика клиник психиатрия хастаханәсенең табиб-психотерапевты, Балалар республика клиник хастаханәсе психологы җавап бирәчәк.
Шалтыратулар 16:00 дән 18:00 гә кадәр +7(800)350-44-72 телефоны буенча кабул ителәчәк. Моннан тыш, 8 нче апрельгә кадәр сорауларны ТР Иҗтимагый палатасының интернет-кабул итү бүлмәсенә юлларга мөмкин.