Максималь балларны укучылар рус теле һәм әдәбиятыннан алды.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 20 нче июль). 78 чыгарылыш сыйныф укучысы дәүләт йомгаклау аттестациясенең төп чоры нәтиҗәләре буенча 100 баллга БДИ тапшырды, алты кеше имтиханнарда берьюлы ике фән буенча масималь балл алды.
Йөз балл җыючыларның күбесе имтихан нәтиҗәләрен рус теле (33) һәм әдәбиятыннан (20) күрсәткән.
Яңа Савин районының Россия Герое А.В.Козин исемендәге 7 нче номерлы гимназиясе һәм КФУның IT-лицееннан җиде кеше йөзәр балл җыйган, ә Вахитов районының 131 нче номерлы лицееннан – алты, дип хәбәр иттеләр Казан Башкарма комитетының Мәгариф идарәсендә.
Искәртеп узабыз, быел БДИның төп чоры 26 нчы майдан 2 нче июльгә кадәр уздырылды, имтиханнарны Татарстанның 17 мең 452 чыгарылыш сыйныф укучысы тапшырды, шуларның 16 мең 153 е быел мәктәпне тәмамлады. 11 нче сыйныфлар арасындагы дәүләт йомгаклау аттестациясенең өстәмә чоры 5-20 нче сентябрьдә булачак.