COVID-19 диагнозы 410 казанлыда расланган.
Фото: Марат Мөгыйнов
(Казан шәһәре KZN.RU, 1 нче февраль). Татарстанда COVID-19 белән авыруның 777 яңа очрагы теркәлгән, шул исәптән 410 очрак – Казанда. 120 кеше хастаханәгә салынган, 657 кеше өйдә дәвалана. Республикада авыручылар арасында 67 бала бар.
1 нче февральгә Татарстанда 49 мең 642 COVID-19 белән авыру очрагы теркәлгән. Пандемиянең бөтен чорында 39 мең 348 кеше савыкты, шул исәптән 220 – узган тәүлектә, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.
Барлыгы республикада 2 млн 398 мең 289 кеше вакцинацияләнгән (тәүлеккә үсеш – 5110 кеше), шулардан 1 млн 885 мең 652 кеше икенче прививка ясаткан. Кабат вакцинацияне 190 мең 142 кеше узган.
Федераль оператив штаб мәгълүматларына караганда, Россиядә тәүлек эчендә 125 мең 836 яңа коронавирус авыруы очрагы теркәлгән. Барлыгы илдә 11 млн 986 мең 913 очрак ачыкланган, 10 млн 288 мең 582 кеше сәламәтләнгән.
Исегезгә төшерәбез, коронавируска каршы прививканы поликлиникаларда гына түгел, ә вакцинациянең мобиль пунктларында да ясатырга мөмкин. Алар мәдәният учреждениеләрендә һәм сәүдә үзәкләрендә урнашкан. Адреслары һәм аларның эш режимы KZN.RU порталында бастырылган.