Быел әлеге программалар буенча 95 табиб һәм 12 фельдшерны җәлеп итү планлаштырыла.
(Казан шәһәре KZN.RU, 25-нче август, Ксения Швецова). Татарстанда шәһәр һәм авыл дәвалау учреждениеләрендә медицина кадрларына кытлык мәсьәләсе актив хәл ителә. 2012 елдан 2019 елга кадәр «Авыл табибы» һәм «Авыл фельдшеры» федераль программалары буенча дәүләт медицина учреждениеләренә эшкә 629 табиб һәм 136 фельдшер җәлеп ителгән. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков хәбәр итте.
Медицина кадрлары кытлыгын киметүгә юнәлдерелгән федераль программалар дәүләт дәвалау учреждениеләренә күченгән һәм эшкә урнаштырылган очракта медицина хезмәткәрләренә компенсация түләүләрен күздә тота. Табиблар өчен 1 млн сумнан алып 1,5 млн сумга кадәр түләү каралган, фельдшерлар өчен – 500-дән 750 мең сумга кадәр, дип искәртте М.Садыйков.
Быел әлеге программалар буенча 95 табиб һәм 12 фельдшерны җәлеп итү планлаштырыла, дип хәбәр итте ТР сәламәтлек саклау министры. Шулай ук 2012 елдан Татарстанда дәүләт дәвалау учреждениеләренә эшкә урнашкан барлык яшь кадрларга айлык өстәмә түләүләр һәм бер тапкыр түләнә торган акчалата түләүләр рәвешендә дәүләт ярдәме чаралары күрсәтелә.
«Республикага башка төбәкләрдән килгән медицина белгечләре саны китүчеләр саныннан дүрт тапкырга күбрәк, – дип хәбәр итте спикер. – Бүгенге көндә безгә башка субъектлардан 32 табиб һәм 12 фельдшер күчкән. Нигездә диагностлар, нурланыш терапиясе белгечләре күчә. Онкология юнәлешен үстерү белән бәйле рәвештә без онколог табибларны, химиотерапевтларны, маммологларны һәм башкаларны җыябыз».
ТР сәламәтлек саклау министрлыгы Казан медицина университеты һәм КФУ белән берлектә соңгы елларда медицина юнәлешләрендә бюджет урыннары санын арттыру өстендә эшли. Быел, М.Садыйков сүзләренчә, медицина белгечлекләренә 400-ләп абитуриент җыйганнар – бу узган ел белән чагыштырганда ике тапкырга күбрәк.