Шәһәрлеләр предприятиеләрнең һәм оешмаларның кадрлар хезмәтеннән эшкә урнашуга 165 юллама алдылар.
Фото: Марат Мөгыйнов
(Казан шәһәре KZN.RU, 12 нче сентябрь). Горький һәм «Крылья Советов» паркларында узган вакантлы эш урыннары ярминкәләрендә 755 казанлы катнашты. 36 предприятие һәм оешма вәкилләре шәһәр халкына эшкә урнашу өчен 165 юллама бирделәр. Җәмәгать киңлекләрендә чара 9 нчы сентябрьдә узды.
Шәһәр мәшгульлек хезмәте белгечләре эш эзләүчеләргә дәүләт гарантияләре, мәшгульлек турындагы законнар, һөнәри белем һәм өстәмә һөнәри белем, үзмәшгульлек һәм үз эшләрен ачу мәсьәләләре буенча консультация бирделәр. Теләгән һәркем һөнәри юнәлеш буенча тест уза, эш эзләү буенча мастер-классларда катнаша алды. Шулай ук социаль яклау мәсьәләләре буенча консультацияләр дә үткәрелде.
Ярминкәләрдә Казан вертолет заводы, «Метроэлектротранс» МУП, «Элекон» заводы, Казан дәүләт казна дары заводы, Казан төгәл машина төзелеше заводы, «Авалон продакшн» ҖЧҖ һәм башка предприятиеләрнең видеороликларын һәм презентацияләрен күрсәттеләр.
Моннан тыш, презентациядә Иннополис университеты һәм Электрон сәүдәне үстерүдә ярдәм итү үзәге вәкилләре эш эзләүчеләргә «Демография» илкүләм проектының «Мәшгульлеккә ярдәм итү» федераль проекты кысаларында белем алу мөмкинлеге турында сөйләделәр, дип хәбәр итә Казанның Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге матбугат хезмәте.
Бүгенге көндә Казанның Халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең мәгълүматлар базасында 17,6 мең вакансия бар.