Шундый ук технологияне Казан метрополитенында да кертү планлаштырыла.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 12-нче гыйнвар, Дмитрий Никитин). Казанның җир өсте электр транспортында йөрү өчен түләүнең инновацион ысулы тест режимында 16-нчы декабрьдән эшли. Трамвай һәм троллейбус пассажирлары, кондукторны көтмичә, мобиль кушымта ярдәмендә юл өчен түли ала. Бер ай эчендә аннан актив рәвештә 754 кеше файдаланган.
«Казан транспорт» кушымтасы салонда урнаштырылган датчиклардан мәгълүмат ала, ул пассажирның кайсы тукталышка керүен һәм юл бәясе нинди булуын билгеләргә мөмкинлек бирә . Датчиклар «Метроэлектротранс» МУП трамвайларында һәм троллейбусларында октябрь аенда үк урнаштырылган һәм кул режимында сыналган. Кушымта аша бер җайланмадан 5 билет түләргә мөмкин, аларның һәркайсына үз чегы булачак. Әгәр пассажир башка транспортта тикшерелгән электрон билетны күрсәтсә, кондуктор моны сканерлаганнан соң күрәчәк – экранда: «Тикшерелгән», – дигән язу барлыкка киләчәк һәм вакыты.
Предприятиенең матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, хәзер метрополитенда йөрү өчен түләүнең шундый ук системасын кертү турында сөйләшүләр алып барыла.
Юл хакын түләү өчен «Казан транспорт» кушымтасы ярдәмендә берничә гади адым үтәргә кирәк:
1. Аны смартфонга урнаштырырга;
2. Bluetooth ны кабызырга;
3. Кушымтаны ачарга;
4. «Түләү» төймәсенә басарга;
5. маршрутны сайларга;
6. Юл хакын түләргә.
Шуннан соң экранда тикшерү вакытында кондукторга күрсәтергә кирәк булган электрон билет барлыкка киләчәк.
Киләсе адым юл хакын күчмә составта урнашкан QR-код буенча түләү булуы ихтимал.
Исегезгә төшерәбез, узган елның 1-нче августыннан 2-нче номерлы троллейбус маршрутында тест режимында юл йөрү өчен түләүнең кондукторсыз системасы кертелде. Предприятие планнарында – гамәлдәге җиһазларны модернизацияләү.