Соңгы тәүлек эчендә коронавирус белән авырган 43 кеше терелгән.
Фото: Марат Мугинов
Авыручылар арасында ике балигъ булмаган бала, 18 яшьтән 30 яшькә кадәрге 9 кеше бар, 23 кеше - 30-дан 50 яшькә кадәр, 9 кеше - 50-дән 60 яшькә кадәр, 21 кеше - 60 яшьтән 70 яшькә кадәр, 10 кеше - 70-тән 80 яшькә кадәр һәм 80 яшьтән 90 яшькә кадәрге бер кеше.
47 кеше - Казанда, 4-әр кеше - Яр Чаллыда, Әлмәт, Яшел Үзән районнарында, 3 кеше - Биектау районында, 2-шәр кеше - Алексеевск, Югары Ослан һәм Балык Бистәсе районнарында һәм берәр кеше - Аксубай, Бөгелмә, Кукмара, Лаеш, Лениногорск, Менделеевск, Мөслим районнарында яши.
22-нче ноябрьгә Татарстанда СОVID-19 белән авыруның 9700 очрагы теркәлгән. Пандемия чорында барлыгы 8464 кеше савыкты, шул исәптән 43 кеше - узган тәүлектә, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.
Федераль оператив штаб мәгълүматы буенча, Россиядә соңгы тәүлектә коронавирус белән авыруның 24 мең 581 очрагы теркәлгән. Барлыгы илдә 2 млн 89 мең 329 кеше авырган, 1 млн 595 мең 443 кеше сәламәтләнгән, 36 мең 179 кеше үлгән.