В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Гаилә темасына сурәтләрне нейросеть барлыкка китергән
Фото: Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясенең матбугат хезмәте
(Казан шәһәре KZN.RU, 13 нче ноябрь). Казанның Идел буе районында яңа мурал-диптих барлыкка килде. Рәссамнар гаилә темасына 10 көн рәсем ясадылар – бу вакыт эчендә алар 75 литр буяу сарыф иткән.
Исегезгә төшерәбез, элегрәк Ибраһимов проспектындагы 32а номерлы йорт фасадында футболчылар сурәтләнгән мурал пәйда булды. Авторы – Казан рәссамы Рөстәм Кубик. Мурал спорт белән яшьтән үк мавыккан балаларны гәүдәләндерә. Өске өлешендә кубок – киләчәк җиңүләрнең символы сурәтләнгән.