Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 15 нче сентябрь). Горки-Әмәт урманында сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар өчен «Бәхет белән ярыш» 10 нчы велосипедта узыш узды. 75 бала катнашты.
Старт алдыннан Совет районы администрациясе башлыгы Роман Фәтхетдинов һәм Казан шәһәре Думасы депутаты Руслан Йосыпов исеменнән 10 велосипед шлемы алуга сертификат тапшырылды, дип хәбәр иттеләр «Игелекле Казан»да.
Велосипедта йөрүче балаларга 19 нчы, 94 нче гимназияләр һәм «Адымнар» полилингваль комплексы укучылары, шулай ук аниматорлар ярдәм итте. Дистанцияне узганнан соң һәр катнашучыга медаль һәм Яшел Үзән сөт эшкәртү комбинатыннан сөт ризыклары җыелмасы тапшырылды.
«Бәхет белән ярыш» тарихы бик игелекле һәм көчле, ул безнең балаларга үзләренең ялгыз булмавын аңларга ярдәм итә. Сез күпме кешенең, кечкенәләрнең һәм өлкәннәрнең, безгә ярдәм итүләрен күрегезче», – дип уртаклашты катнашучыларның берсенең әнисе.
Велоярыш «Альпари» хәйрия фонды, «Игелекле Казан» коммерциягә нигезләнмәгән автоном оешмасы эгидасы астында шәһәрнең Совет районы администрациясе, Парклар һәм скверлар дирекциясе ярдәме белән узды.