Өлкән яшьтәге ханым «куркынычсыз счет»ка 1,8 миллион сумнан артык акча күчергән.
Фото: Денис Гордийко
Февраль уртасында зыян күрүчегә таныш булмаган кыз шалтырата һәм аның банк счетыннан акча урларга теләүләрен хәбәр итә. Таныш булмаган ханым үзе эшләгән банкка билгесез кеше килүен һәм әңгәмәдәше исеменнән акча алырга маташуын җиткергән. Мондый очраклар алга таба кабатланмасын өчен, аферист акчаны алырга һәм аларны «куркынычсыз счет»ка күчерергә киңәш итә. Шуннан соң, пенсионер ханым җинаятьчегә 1 млн 550 мең сум акча күчерә. Әмма мошенникка бу акча гына аз тоела, күпмедер вакыттан соң ул тагын бер кат шалтыратып, операция тәмамланмавын, тагын азрак сумма кертергә кирәклеген хәбәр итә. Туганыннан 300 мең сум акча алып, пенсионер калган акчаларны да әлеге счетка күчерә.
«Әлеге факт буенча РФ Җинаять кодексының 159 нчы маддәсенең 4 нче өлешендә каралган «Мошенниклык» җинаять составы билгеләре буенча җинаять эше кузгатылды. «Вишневский» полиция бүлегендә җинаять эшен тикшерү үткәрелә», – дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәте.
Мошенниклык очраклары ешаю сәбәпле, Россия Эчке эшләр министрлыгы халыкны аеруча игътибарлы булырга чакыра. Телефоныгызга шалтыратып туганнарыгыз турында мәгълүмат җиткерүче билгесез затларга ышанырга ашыкмагыз. Шулай ук банк картасыннан акча урлау очракларын булдырмас өчен, счетның торышы турында хәбәр итә алган бердәнбер оешма – аңа хезмәт күрсәтүче банк икәнен истә тотарга кирәк. Әгәр карта белән ниндидер операцияләр уздыралар дигән шик бар икән, әгәр дә аны блокировкалау турында СМС-хәбәр килгән икән, кичекмәстән банкка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Банкның клиент хезмәте телефоны, гадәттә, картаның икенче ягында күрсәтелә. Смс-хәбәрдә күрсәтелгән номерларга шалтыратып, хәбәр юлларга кирәкми, моның өчен өстәмә түләү алынырга мөмкин.