Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
13.03.2019, 10:14

«Татарстан студентлары матурлыгы» конкурсында катнашу өчен 70 гариза кабул ителде

Конкурста югары уку йортларының көндезге уку бүлеге студентлары һәм аспирантлары катнаша.

(Казан шәһәре KZN.RU, 13-нче март). Казанда талант, матурлык һәм артистлык осталыгы буенча «Татарстан студентлары матурлыгы» республика конкурсының сайлап алу этабы уза. 15-нче мартта конкурсның читтән торып катнашу этабы тәмамлана, әлеге этапка катнашучылар үзләренең портфолиоларын җибәрә. Бүгенге көндә оештыру комитетына 70 гариза килгән.

Конкурста югары уку йортларының көндезге уку бүлеге студентлары һәм аспирантлары катнаша, алар республиканың студентлар советлары һәм клублары, иҗтимагый оешмалар һәм яшьләр хәрәкәтләре тарафыннан  тәкъдим ителгән.

Читтән торып катнашу этабы тәмамлангач, оештыру комитеты студент кызларның портфолиосын бәяләгәч, иң яхшылары турыдан-туры этапта көрәшәчәк. Биредә жюри аларның үзләрен тәкъдим итүләрен, дефиле һәм иҗади номерларын күрсәтүне бәяләячәк. «Татарстан студентлары матурлыгы» финалы республика башкаласында 12-нче апрельдә узачак.

Исегезгә төшерәбез, «Татарстан студентлары матурлыгы» конкурсы - «Россия студентлары миссы» бөтенроссия матурлык һәм иҗат конкурсының төбәк этабы. ТР Яшьләр эшләре министрлыгы, Россия яшьләр берлегенең Татарстан Республикасы оешмасы оештыручылар булып тора.
Барлык яңалыклар

«Татарстан студентлары матурлыгы» конкурсында катнашу өчен 70 гариза кабул ителде

<p> (Казан шәһәре KZN.RU, 13-нче март). Казанда талант, матурлык һәм артистлык осталыгы буенча «Татарстан студентлары матурлыгы» республика конкурсының сайлап алу этабы уза. 15-нче мартта конкурсның читтән торып катнашу этабы тәмамлана, әлеге этапка катнашучылар үзләренең портфолиоларын җибәрә. Бүгенге көндә оештыру комитетына 70 гариза килгән. </p> <p> Конкурста югары уку йортларының көндезге уку бүлеге студентлары һәм аспирантлары катнаша, алар республиканың студентлар советлары һәм клублары, иҗтимагый оешмалар һәм яшьләр хәрәкәтләре тарафыннан  тәкъдим ителгән. </p> <p> Читтән торып катнашу этабы тәмамлангач, оештыру комитеты студент кызларның портфолиосын бәяләгәч, иң яхшылары турыдан-туры этапта көрәшәчәк. Биредә жюри аларның үзләрен тәкъдим итүләрен, дефиле һәм иҗади номерларын күрсәтүне бәяләячәк. «Татарстан студентлары матурлыгы» финалы республика башкаласында 12-нче апрельдә узачак. </p> Исегезгә төшерәбез, «Татарстан студентлары матурлыгы» конкурсы - «Россия студентлары миссы» бөтенроссия матурлык һәм иҗат конкурсының төбәк этабы. ТР Яшьләр эшләре министрлыгы, Россия яшьләр берлегенең Татарстан Республикасы оешмасы оештыручылар булып тора.