В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Тәүлек эчендә авыруны республика башкаласында яшәүче 31 кеше йоктырган.
(Казан шәһәре KZN.RU, 27-нче апрель). Татарстанда 70 яңа очрак теркәлгән. 18 пациент хастаханәгә озатылган, 52-се өйдә дәвалана - аларның авыруы җиңел формада яки симптомсыз уза.
11 яңа очрак читтән кергән, 59 кеше инфекциялеләр белән контактта булганнан соң авырый, дип хәбәр итә коронавирус белән көрәш буенча республика штабы. Яна йоктыручылар арасында - җиде балигъ булмаган, 11 кеше - 18 яшьтән 30 яшькә кадәр, 28 кеше - 30 яшьтән 50 яшькә кадәр, 16 кеше - 50 яшьтән 60 яшькә кадәр, 6 кеше - 60 яшьтән 70 яшькә кадәр, 2 кеше - 70 яшьтән 80 яшькә кадәр.
Авыручыларның күбесе Казанда теркәлә - тәүлек эчендә республика башкаласында яшәүче 31 кеше йоктыра. 5 кеше Яр Чаллыда яши, 4-әр кеше - Лаеш һәм Теләче районнарында, 3-әр кеше - Балтач, Биектау, Яшел Үзән, Кукмара һәм Түбән Кама районнарында, 2-шәр кеше - Питрәч , Аксубай, Арча, Әтнә, Буа, Чүпрәле, Лениногорск, Тукай һәм Чистай районнарында.
Соңгы тәүлектә Татарстанда 18 кеше сәламәтләнде, аларның 12-се - казанлылар, икесе - Лаеш районы кешеләре, берәрләп - Буа, Биектау, Яшел Үзән һәм Мамадыш районнарында яшәүчеләр.
Татарстанда яңа коронавирус инфекциясе белән зарарланучыларның гомуми саны 632 кешегә җиткән, шуларның 75-е сәламәтләнгән, табиблар күзәтүе астында 557 кеше кала.
Тәүлек эчендә республикада коронавируска 2174 тест уздырылды, тикшеренүләр башыннан бирле - 42 мең 966 тест. Хәзерге вакытта медицина күзәтүе астында 1994 кеше, 22 мең 269 кеше медицина күзәтүеннән алынган.
Россиядә соңгы тәүлек эчендә авыруның 6198 яңа очрагы теркәлгән, авыручыларның гомуми саны 87 мең 147 кешегә җиткән. 7346 кеше сәламәтләнгән, 794 пациент үлгән, дип хәбәр итә федераль оператив штаб.