11-нче июльдә Казанда XVIII Халыкара импровизацион музыка фестивале ачыла.
(Казан шәһәре KZN.RU, 4-нче июль, Алсу Сафина). 11-нче июльдә Казанда «Ольга Скепнер белән Кремльдә Jazz» XIII Халыкара импровизацион музыка фестивале ачыла. Шәһәрлеләрне һәм кунакларны 7 джаз кичәсе көтә, анда казанлыларга яхшы таныш музыкантлар да, яңа джаз коллективлары да чыгыш ясаячак. Автор һәм фестивальнең музыка директоры Ольга Скепнер сүзләренә караганда, катнашучыларның географиясе зур булуга карамастан, фестиваль беренче чиратта Россия джаз мәдәниятен пропагандалый.
«Фестиваль зур, ул Россиядә иң яхшылар өчлегенә керә. Ул озак вакыт - ике ай дәвамында узуы белән уникаль. Быел минем өчен фестиваль янәдән чиста кәгазь битедәй, үзгәрешләр күп, аны яңача фикерләп эшләячәкбез, - диде О.Скепнер ТР Мәдәният министрлыгында узган матбугат конференциясендә. – Бу сезонда фестиваль, беренче чиратта, импровизация белән бәйле үзебезнең джаз музыкантларын хуплый. Мин моңа күп еллар килдем, нәкъ менә быел ул формалашты. Бу фестиваль башка илләр өчен ябык дигән сүз түгел - ул бөтен ил һәм мәдәниятләргә ачык».
«Мин Россия музыкантларын яхшы беләм, алар белән горурланырга мөмкин икәнлеген беләм, чөнки без джаз мәдәниятендә үзенчәлекле менталитетка ия, – дип билгеләп үтте ул. – Россия музыкантларын чит илләрдә күрсәтергә, аларга гастроль турлары оештырырга кирәк, дип саныйм».
Беренче кичәдә,11-нче июльдә, Казанда Америка джаз-соул җырчысы һәм гитарачысы Куинн Дево чыгыш ясаячак. 18-нче июльдә узачак кичә түбәндәге легендар музыкантларның иҗат тандемына багышлана: фестивальгә беренче тапкыр киләчәк дөньякүләм танылган пианист Вадим Неселовский (АКШ) һәм валторнист, мультиинструменталист, альп мөгезендә дөньяда иң яхшы башкаручы дип танылган Аркадий Шилкопер (Германия).
Ольга Скепнер Вадим Неселовскийның Казанга килү шартларының берсе - акустик рояль булуы, турында сөйләде. Быел Казан Кремле ярдәме белән сәхнәдә дүрт концертта да «Эрмитаж-Казан» үзәгеннән ак рояль булачак. «Сәхнәгә рояль кую һәрвакыт катлаулы булды. Хыял 12 елдан соң тормышка ашты, һәм безнең сәхнәдә тере музыка фестивалендә булырга тиешле акустик рояль булачак», – дип сөйләде Ольга Скепнер һәм төп катлаулылык инструментны бер урыннан икенче урынга күчерү, чөнки рояль сак эш итүне таләп итә, дип өстәде.
25-нче июльдә Казан тамашачыларының яраткан Horsepower коллективы чыгыш ясаячак. Аның составында - саксофонист, композитор һәм продюсер Николай Моисеенко, гитарачы Антон Хәбибулин, пианист Лев Трофимов, бас-гитарачы Сергей Гейер һәм барабанчы Александр Кульков бар.
1-нче августта фестивальдә беренче тапкыр Дмитрий Четвергов һәм Михаил Мень оештырган ChetMen коллективы чыгыш ясаячак. Шул ук көнне Казанда кунакта «К. И.М. М» квартеты - Россиянең атказанган артисты Алексей Кузнецов катнашындагы яңа проект булачак.
6-нчы августта Ольга Скепнерның «Письма from Skepner» соло концерты планлаштырылган. Фестиваль авторы һәм джаз башкаручысы композитор һәм пианист Андрей Руденко һәм Сергей Пономаревның кыллы квартеты белән бергә чыгыш ясаячак.
15-нче августта Россия джаз сәхнәсенең әйдәп баручы композиторы һәм аранжировщикларының берсе, атаклы джаз пианисты Евгений Борцның зур юбилей концерты узачак, аңа 50 яшь тула. Бәйрәм концертында түбәндәге музыкантлар һәм актерлар катнашачак: Сергей Манукян, Даниил Спиваковский, Леван Ломидзе, Ольга Скепнер, Константин Гевондян, Полина Касьянова, Тимур Некрасов, Сергей Хутас, Давид Ткебучава, BoNaSo триосы. «Рояль һәм актер өчен әңгәмәләр булачак, Даниил Спиваковский һәм Евгений Борец 20 минутлык мини-спектакль күрсәтәчәк»,-дип бүлеште Ольга Скепнер программаның кайбер үзенчәлекләре белән.
Фестивальне ябу тантанасында, 22-нче августта, «Винцкевич-Андрианов трио» - Россиянең атказанган артисты, джаз пианисты Леонид Винцкевич, саксофонист Николай Винцкевич һәм виолончелист Борис Андрианов, Американың танылган джаз тенор-саксофонисты Эрик Александер һәм Алексей Подымкин квартеты чыгыш ясаячак.
Фестиваль ТР Хөкүмәте ярдәме белән уза. Өченче ел рәттән концерт мәйданчыгы Казан Кремленең Пушечный дворында урнашачак. Дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы директоры Зилә Вәлиева фестиваль яңа мәйданчык – Пушечный двор белән органик яраша дип саный.
ТР мәдәният министры Ирада Әюпова фестивальнең моңа кадәр 10 ел рәттән ТР Дәүләт сынлы сәнгать музее паркында узуын искәртте. Хәзерге вакытта Карл Маркс урамындагы бинада ремонт бара. Джаз фестивале элеккеге мәйданчыкка, Сандецкий утарына кире кайтырмы - әлегә ачык мәсьәлә булып кала, дип билгеләп үтте Ирада Әюпова.
Татарстан Республикасы мәдәният министры фикеренчә, фестиваль Казан өчен актуаль. Әгәр аны үткәрүнең беренче елларында концертларда 1 меңгә якын тамашачы булса, хәзер ел саен фестивальнең аудиториясе - 6-7 мең кеше, өстәвенә, бу казанлылар гына түгел, шәһәр кунаклары да.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, барлык концертлар да пәнҗешәмбе көнне узачак, бары берсе генә 6-нчы августта үтә, бу Казанда 8-12-нче август көннәрендә тынлы оркестрлар фестивале үткәрелү белән бәйле.