Кызыксындырган сорауларны дистанцион да бирергә мөмкин.
Фото: Марат Мөгыйнов
Бу көнне күчемсез милекне рәсмиләштерүгә кагылышлы сораулар бирергә мөмкин булачак. Консультацияләр Өлкәннәр көне кысаларында Павлюхин ур., 57, корп. 1 адресы буенча урнашкан Халыклар дуслыгы йортында 10:00 дән 12:00 гә кадәр узачак.
Шулай ук ТР халкы күчемсез милеккә хокукларны дәүләт теркәве мәсьәләләре буенча туры линиягә мөрәҗәгать итә ала, аны Россия Президентының кабул итү бүлмәсендә (Кремль ур., 12\20) оештырачаклар. Шалтыратулар +7(843)221-80-35 телефоны буенча 10:00 дән 12:00 гә кадәр кабул ителә.
Исегезгә төшерәбез, Өлкәннәр декадасы кысаларында ТР буенча Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәте идарәсе белгечләре күчемсез милек мәсьәләләре буенча пенсионерларга бушлай консультация бирәләр. Кайнар линия 6 нчы октябрьгә кадәр 10:00 сәгатьтән 12:00 сәгатькә кадәр +7(843)255-25-71 телефоны буенча эшләячәк, дип хәбәр итә ведомствоның матбугат хезмәте.