В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Суны өзү эшләре Академик Губкин һәм Космонавтлар урамнарындагы йортларга кагылачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 5-нче ноябрь). 7-нче ноябрьдә Совет районының кайбер йортларында су белән тәэмин итү вакытлыча туктатылачак. Бу суүткәргеч челтәрләрендәге эшләр белән бәйле.
9.00 сәгатьтән 23.00 сәгатькә кадәр түбәндәге адреслар буенча су булмаячак: Академик Губкин ур., 2, Космонавтлар ур., 1, 1а, 1/1, 2, 2 к.1, 2/1, 3, 4, 4/1, 5, 6, 8.
«Водоканал» муниципаль унитар предприятиесе халыктан алдан ук су алып куюларын сорый. Су тутырылган автоцистерналар килгән гаризалар буенча урнаштырылачак.