Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
05.11.2019, 10:10

7 ноябрьдә Казанда «Туполев укулары» башлана

Быел фәнни конференция авиаконструктор Игорь Сикорскийның тууына 130 ел тулуга багышланган.

(Казан шәһәре KZN.RU, 5-нче ноябрь). 7-8-нче ноябрьдә А.Н.Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү технология университеты мәйданчыгында «XXIV Туполев укулары (яшь галимнәр мәктәбе)» халыкара фәнни конференциясе узачак. Быел ул авиаконструктор Игорь Сикорскийның тууына 130 ел тулуга багышлана.

Ике көн дәвамында конференциядә катнашучылар актуаль фәнни юнәлешләр буенча фикер алышачаклар, алар арасында «Перспектив материаллар һәм структуралар барлыкка китерә торган технологияләр», «Океанны тикшерү өчен кораблар төзү һәм аппаратлар», «Мәгълүмат системалары һәм технологияләре» һәм башкалар бар.

Конференция ачылган көнне университет музее катнашучыларга Казан милли тикшеренү технология университетының фәнни-техник потенциалы күргәзмәсен, шулай ук күренекле конструктор, академик Андрей Туполев тормышына һәм эшчәнлегенә багышланган күчмә күргәзмә тәкъдим итәчәк. Моннан тыш, теләүчеләр югары уку йортының Казан авиация институты музеендагы фәнни-техник казанышлары белән таныша һәм университетның инжиниринг үзәкләренә бара ала.

1986 елдан бирле үткәрелә торган «Туполев укулары» конференциясе укучылар һәм яшь галимнәрнең фәнни-тикшеренү эшен яклау һәм үстерүгә юнәлдерелгән.

Конференция мәйданчыклары эше 10.00 сәгатькә планлаштырылган, дип хәбәр итә А.Н.Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү технология университеты матбугат хезмәте.

Барлык яңалыклар