Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
12.04.2022, 16:07

7 нче майда Казанның Дәрвишләр бистәсендә традицион җиңел атлетика эстафетасы узачак

Һәр команданың катнашучысына гомуми трассаның бер километр озынлыгындагы тигез өлешен йөгереп үтәргә туры киләчәк.

Фото: Парклар һәм скверлар дирекциясе

(Казан шәһәре KZN.RU, 12 нче апрель). 7 нче майда Казанның Дәрвишләр бистәсендә «Тынычлык. Дуслык. Йөгереш» дип аталган традицион җиңел атлетика эстафетасы узачак. Команда катнашучыларына гомуми трассаның бер километр озынлыгындагы тигез өлешен йөгереп үтәргә туры киләчәк.

Быел эстафетада катнашучылар Начальная, Правда, Совет, Стадион һәм Халезов урамнары буйлап узачаклар. Ярышлар – «Ракета» стадионы янында, ә финиш Сәидгалиев исемендәге мәдәният йорты каршындагы мәйданда узачак.

Эстафета 9:00 сәгатьтә башлана. Йөгереш башланыр алдыннан күнегүләр уздырачаклар, ә аннан соң барлык катнашучылар һәм җанатарлар өчен фудтраклар белән ял итү зонасы оештырачаклар. Моннан тыш, эстафета көнендә барлык теләүчеләр өчен Дәрвишләр буйлап экскурсия дә була, анда Казан бистәсе тарихы турында күбрәк белергә мөмкин булачак.

Ярышларда катнашу өчен команданы сылтама буенча теркәргә кирәк. Шулай ук теркәү «Ракета» стадионы янында 7:00 сәгатьтән 8:30 га кадәр эстафета уздырылган көнне узачак. Моннан тыш, эстафета алдыннан, 6 нчы майда, «Черек күл» паркында командаларны өстәмә теркәү оештырылачак.

Команда составында 5 кеше булырга тиеш, дип хәбәр иттеләр Парклар һәм скверлар дирекциясендә. Һәр катнашучы старт алдыннан медицина рөхсәтнамәсен һәм хроник авыруларның булмавы турында белешмә бирергә тиеш.

Исегезгә төшерәбез, Дәрвишләр бистәсендә спорт эстафетасы традицион рәвештә май бәйрәмнәрендә 50 елдан артык үткәрелә. Соңгы берничә елда эстафета урман өлешендә узды. 2020 елда шәһәрнең Парклар һәм скверлар дирекциясе бистәнең төп урамнары буенча чара үткәрү традициясен яңартты.

Барлык яңалыклар