Бүгенге көндә казанлыларга 1237 пропуск бирелде.
(Казан шәһәре KZN.RU, 27-нче апрель, Ксения Швецова). 7 майда, “Рубин” һәм “Уфа” футбол клублары арасында тест уены узган көнне, Казанда 69-нчы квартла, “Современник” ТК һәм “Столичный” ТК яшәүчеләре өчен керү системасы тикшереләчәк. Бүгенге көндә казанлыларга 1237 пропуск бирелде инде. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Казан Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Дамир Фәттахов хәбәр итте.
Чемпионат вакытында Башкарма комитет тарафыннан хокук саклау органнары белән берлектә “Казан Арена” стадионы янындагы территориягә керү һәм чыгуны җиңеләйтү өчен якын-тирә районнарда яшәүчеләр өчен пропусклар булдыру турында карар кабул ителде. Тест матчы вакытына 5640 пропуск әзерләнгән – һәр фатирга 1 пропуск исәбеннән. Пропусклар 24 апрельдән идарә итүче компанияләрдә һәм торак милекчеләре ширкәтләрендә (ТСЖ) бирелә. “Конфедерацияләр кубогын уздыру тәҗрибәсе “соңгы миль” радиусында яшәүче казанлылар өчен уңайлы шартлар булдырырга мөмкинлек бирде, - диде Д.Фәттахов. – Конфедерацияләр кубогы кысаларында мондый пропусклар юк иде, биредә яшәүчеләр ишегаллары арасында гына хәрәкәт итте. Яңа форматны тикшереп карыйк”.
Бердән артык машиналары булган гаиләләргә өстәмә пропуск бирелә ала. Билгеләп үтәргә кирәк, пропуск тест матчында гына гамәлдә булачак һәм стадионга һәм стадион парковкасына керергә хокук бирми.
Өстәмә мәгълүмат алыр өчен югарыда әйтелгән кварталларда яшәүчеләр Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районы администрациясенең торак-коммуналь хуҗалыгы бүлегенә (843) 519-34-89 телефоны аша яисә Волгоград ур., 32 адресы буенча 222 кабинетка мөрәҗәгать итә ала.