Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
27.04.2018, 15:12

7 майда Казанда җәмәгать транспорты хәрәкәте схемасы үзгәрә

Үзгәрешләр 16.00 сәгатьтән 22.00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк.

(Казан шәһәре KZN.RU, 27-нче апрель, Ксения Швецова). 7 майда, “Рубин” һәм “Уфа” футбол клублары арасында тест уены узган көнне, Казанда җәмәгать транспорты хәрәкәте схемасы үзгәрә. Транспорт хәрәкәтен 16.00 сәгатьтән 22.00 сәгатькә кадәр чикләргә планлаштырыла, бу вакытка кадәр җәмәгать транспорты штат режимында хәрәкәт итәчәк. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Казан Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Дамир Фәттахов хәбәр итте.

Хәрәкәт чикләнү шартларында автобус, троллейбус маршрутлары һәм 5-нче трамвай маршруты соңгы тукталышларыннан “Ветеринария академиясе” һәм Ямашев проспекты буенча Адоратский урамы тукталышларына кадәр дәвам итәчәк.

Җәмәгать транспорты борылуы өчен Ямашев проспекты буенча һәм Академик Арбузов ягыннан вакытлыча борылыш юллары булдырылды. “Казан Арена” стадионы аша баручы транзит пассажирлар әлеге тукталышларда төшеп, юлларын киләсе тукталышлардан дәвам итәргә тиеш булалар.

Хәрәкәт чикләнгән вакытка матч башланганчы, 2-нче троллейбус маршруты хәрәкәте схемасы шулай ук үзгәртелә: Ямашев проспектына борылгач, “Адоратский ур.” тукталышыннан түбәндәге маршрут буенча хәрәкәт итәчәк: “Ямашев пр.”, “Ибраһимов пр.”, “Декабристлар ур.”, Кремль күпере”, “Меңьеллык мәйданы”, “Ташаяк ур.”, “Мәскәү ур.”, “Татарстан ур.”, Уң як Болак ур.”, “Сәламәтлек” комбинаты”, алга таба “Адоратский ур.” тукталышына кадәр маршруты буенча.

Футбол матчы башлангач, 19.00 сәгатьтә 2 һәм 13 номерлы троллейбус хәрәкәте ябыла. Автобус һәм трамвай маршрутлары эше эш көне графигы буенча пик сәгатьләре режимы буенча 23.30 сәгатькә кадәр, метрополитен эше 24.00 сәгатькә кадәр озайтыла.

Матч тәмамлангач, тамашачыларны кайтару өчен өстәмә җәмәгать транспорты оештырыла. “Адоратский ур.” тукталышында 25 өстәмә автобус һәм 10 трамвай булачак, “Ветеринария академиясе” тукталышында – 35 берәмлек автобус һәм 10 трамвай, Чистай урамында Декабристлар урамы юнәлешендә – 10 троллейбус берәмлеге.

“Вакытлыча китерелгән уңайсызлыкларны шәһәрлеләр аңлап кабул итсеннәр иде. Без барлык функцияләрне һәм системаларны тикшереп, чемпионатка кадәр таләп ителгән үзгәрешләрне кертергә тиешбез”, - диде Д.Фәттахов.

Барлык яңалыклар