В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бу Җиңү парады репетициясе белән бәйле, ул бүген кичке 16:30 дан төн уртасына кадәр узачак.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 7 нче май). Бөек Ватан сугышында Җиңүне бәйрәм итүгә әзерлек көннәрендә Казанда транспорт хәрәкәте өчен берничә урам ябылачак, дип хәбәр итә шәһәр Башкарма комитетының Мәдәният идарәсе.
7 нче май көнне 16:30 дан 00:00 сәгатькә кадәр, театральләштерелгән эпилог һәм хәрби техника белән гаскәрләрнең тантаналы узуы репетицияләре вакытында, Меңьеллык мәйданы, шул исәптән Ташаяк, Уң як Болак, Сул як Болак урамнары, Кремль дамбасы ике юнәлештә дә, Кремль яр буе урамы ябылачак.
8 нче майның 16:30 сәгатеннән 10 нчы майның 8:00 сәгатенә кадәр, театральләштерелгән эпилог репетициясе вакытында, Меңьеллык мәйданы, шул исәптән Ташаяк, Уң як Болак, Сул як Болак урамнары, Кремль дамбасы ике юнәлештә дә, Кремль яр буе, Декабристлар урамнары (Комсомол урамыннан Меңьеллык мәйданына кадәр) ябык булачак.
8 нче майның 18:00 сәгатеннән 9 нчы майның 22:00 сәгатенә кадәр, Җиңү паркындагы чаралар вакытында, Ямашев проспектыннан Волгоград урамына кадәр Бондаренко урамы ябык булачак.
9 нчы май көнне 12:00 сәгатьтән 17:00 сәгатькә кадәр, «Үлемсез полк» акциясен уздырган вакытта, Карл Маркс, Лобачевский, Кремль урамнары ябык булачак.
9 нчы май көнне 19:00 дән 23:00 гә кадәр, бәйрәм программасын уздырган вакытта, С.Хәким урамы (Декабристлар урамыннан Бичурин урамына кадәр ике юнәлештә дә) ябылачак.
Искәртеп узабыз, Татарстан башкаласында Җиңү көненә якынча 130 бәйрәм чарасы әзерләнгән. Тулырак программа, транспорт хәрәкәтен чикләү, җәмәгать транспорты җәдвәлендәге үзгәрешләр турында мәгълүмат KZN.RU порталында «Казан Җиңүне бәйрәм итә» бүлегендә бастырылган.