В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бу көнне шәһәр халкы һәм кунаклары ТР Милли музеена һәм аның барлык филиалларына да бушлай керә алачак.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 3 нче март). 7 нче мартта ТР башкаласы халкы һәм кунаклары Казан Кремле музейларын бушлай карый алачак.
10:00 сәгатьтән 18:00 сәгатькә кадәр «Эрмитаж-Казан» үзәге, Гавами урынарның күргәзмәләр залы, ТР табигать тарихы музее, ТР дәүләтчелеге тарихы музее, Туп сарае музее һәм Благовещенский соборы тарихы музее ачык булачак. Ислам мәдәнияте музее 9:00 сәгатьтән 19:30 сәгатькә кадәр эшләячәк.
Музейларга керү сеанслар буенча (һәр ярты сәгать саен – 10:00 сәгатьтән 17:00 сәгатькә кадәр) башкарыла. Санитар эшкәртү өчен тәнәфескә 13:00 сәгатьтән 14:00 сәгатькә кадәр бүленәчәкләр, дип хәбәр итә «Казан Кремле» музей-тыюлыгының матбугат хезмәте.
Исегезгә төшерәбез, 7 нче мартта Казан халкы һәм кунаклары ТР Милли музеена һәм аның барлык филиалларына да бушлай керә алачак. Алар арасында Габдулла Тукай әдәби музее, А.Горький һәм Ф.Шаляпин музее, В.Ленин музей-йорты, М.Җәлилнең музей-фатиры һ.б. бар.