Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
05.06.2018, 12:00

7 июньдә Казанда экскурсион ретро-трамвай рәсми рәвештә йөри башлый

40 минут дәвам иткән маршрутта Казан тарихы белән аудиогид ярдәмендә танышырга мөмкин.

(Казан шәһәре KZN.RU, 5-нче июнь). 7 июньдә Казанда экскурсион ретро-трамвай рәсми рәвештә йөри башлый, аның маршруты тимер юл вокзалыннан елга портына кадәр һәм кире үтә. Түбәтәй “кигән” һәм бабай рәсеме ясалган трамвай рейска 10.00 сәгатьтә чыга.

Искәртергә кирәк, 1 июньнән ретро-трамвай тест режимында йөрде һәм сынауны уңышлы гына үтте.

40 минут дәвам иткән юлда Казан тарихы, маршрут узган урамнарда урнашкан йортларда яшәгән танылган шәхесләр тормышы белән аудиогид ярдәмендә танышырга мөмкин. Экскурсия 7 телдә барачак (рус, татар, инглиз, кытай, испан, француз һәм алман).

Тимер юл вокзалыннан кузгалган ретро-трамвай Колхоз базары аркылы, Париж Коммунасы, Г.Тукай урамнары буйлап, автовокзал аркылы елга портына кадәр барачак. 10-17 минутлык тукталыштан соң ул тимер юл вокзалына китәчәк.

Ретро-трамвайда пәнҗешәмбедән якшәмбегә кадәр йөреп була. Тулырак мәгълүмат “Метроэлектротранс” сайтында урнаштырылган. Билгеләп үтәргә кирәк, футбол буенча дөнья чемпионаты узган көннәрдә җәдвәлгә үзгәрешләр кертелергә мөмкин.

1986 елда чыгарылган ретро-трамвай салоны 22 кешегә исәпләнгән. Экскурсия вакытында туристлар милли музыка тыңлый һәм татар милли ашларын авыз итә ала.

Барлык яңалыклар