В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
«Водоканал» муниципаль унитар предприятиесе халыктан алдан ук су запасы җыеп куюларын сорый.
(Казан шәһәре KZN.RU, 6-нчы июль). Иртәгә, 7-нче июльдә, Казанның Киров районындагы кайбер йортларда су белән тәэмин итүне вакытлыча өзәчәкләр. Бу суүткәргечне тоташтыру эшләре белән бәйле.
Су 7-нче июль 9.00 сәгатьтән 8-нче июль 9.00 сәгатькә кадәр Горький шоссесы, 24 (3-нче номерлы гимназия), 26 (Казан Олимпия резервы училищесы) адреслары буенча, шулай ук 11-дән 53-кә кадәр так номерлы йортларда, Окольная урамы, 1, 3 адресы буенча булмаячак. Бу вакытта су белән тәэмин итү шулай ук Октябрьнең 40 еллыгы, Глазово, Маршрут, Можайский, Пархоменко, Самара, Телеүзәк, Юбилей урамнарында туктатылачак.
«Водоканал» муниципаль унитар предприятиесе халыктан алдан ук су запасы җыеп куюларын сорый. Автоцистерналар халыктан килгән гаризалар буенча урнаштырылачак, телефон: +7 (843) 231-62-60.