Ветеринария табиблары бригадалары Бишбалта Бистәсе, Залесный, Калинин һәм Юдино поселокларында кизү торачак.
Фото: Денис Гордийко
7 нче май 10:00 дән 12:00 гә кадәр шәһәрнең дәүләт ветеринария клиникалары хезмәткәрләре Бишбалта Бистәсендәге Красный Химик ур., 19 адресы буенча урнашкан 32 нче номерлы мәктәп янында песиләр һәм этләргә вакцинация үткәрәчәкләр.
7 нче май 14:00 дән 16:00 гә кадәр вакцинация Юдино поселогындагы Красиков һәм Магазинная урамнары киселешендә оештырылачак.
8 нче май 10:00 дән 12:00 гә кадәр ветеринария табиблары Калинин поселогында Равнинная урамындагы 53 нче йорт янында кизү торачак.
8 нче май 14:00 дән 16:00 гә кадәр шәһәрнең дәүләт ветеринария клиникалары хезмәткәрләре Залесный поселогында Кырлай урамында мәчеләр һәм этләргә вакцинация үткәрәчәкләр.
Казан дәүләт ветеринария берләшмәсендә хәбәр итүләренчә, эпизоотиягә каршы чаралар июньгә кадәр, кирәк булганда – июльгә кадәр дәвам итәчәк. Ветеринария хезмәте кабат поселокларга чыгарга мөмкин. «Казанлылар үзләре дә кирәкле районга ветеринария табиблары бригадасын чакырта ала. Моның өчен дәүләт ветеринария ярдәме хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. 10 гариза җыелганнан соң, күчмә бригада формалашачак», – дип билгеләп үттеләр шәһәрнең Дәүләт ветеринария берләшмәсендә.