В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Теләсә кайсы шәһәр кешесе яки Татарстан башкаласы кунагы катнашучы булырга мөмкин.
(Казан шәһәре KZN.RU, 7-нче май). 7 һәм 8-нче майда «Җиңү волонтерлары» Казан Кремлендә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгына багышланган флешмоблар уздырачак. Теләсә кайсы шәһәр кешесе яки Татарстан башкаласы кунагы катнашучы булырга мөмкин.
7-нче май көнне 10.30 сәгатьтә Кол Шәриф мәчете каршындагы мәйданда 500-дән артык кеше ата-бабаларыбызның батырлыгы өчен рәхмәт йөзеннән «Рәхмәт» сүзенә тезелә. Алар бергә «Җиңү көне» җырын башкарачак һәм күккә йөзләрчә шар очырачак. Теләге булган һәркем бу акциянең бер өлеше булырга мөмкин. Моның өчен Кол Шәриф мәчете каршындагы ябык галереягә иртәнге сәгать 10-га килергә кирәк.
Икенче көнне, 13.00 сәгатьтә «Җиңү Вальсы» флешмобы планлаштырылган. Волонтерлар һәм барлык теләүчеләр сугыш еллары җырларына вальс бииләр. Үткәрү урыны - Кол Шәриф мәчете янындагы мәйдан.
Чарада «Җиңү волонтерлары» Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәтенең Татарстан төбәк бүлеге вәкилләре генә түгел, мәктәп отрядлары, студент яшьләргә гражданлык-патриотик тәрбия бирү иҗтимагый үзәкләре активистлары, шулай ук Казанның иҗтимагый һәм яшьләр оешмалары активистлары да катнашачак.