В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Су Гариф Ахунов һәм Бакый Урманче урамнарында бетеп торачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 6-нчы февраль). 7 февралдә Казанның Идел буе районының кайбер йортларында бер тәүлек дәвамында су булмаячак. Бу Родина һәм Бохара урамнары киселешендә суүткәргеч тоташтыру эшләре белән бәйле.
7 февраль 9.00 сәгатьтән 8 февраль 9.00 сәгатькә кадәр түбәндәге адреслар буенча су булмаячак: Гариф Ахунов ур., 6, 10, Бакый Урманче ур., 1, 1а, 5, 7, 7а.
Су тутырылган автоцистерналар кабул ителгән гаризалар буенча урнашытырылачак.