Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
01.02.2023, 10:10

7 нче февральдә Казанда «Гәүһәр» балалар фестивале узачак

Ул «Хәрәкәттә – бәрәкәт» һәм «Сөйлә» проектларының икенче сезонында катнашучыларны берләштерәчәк.

Фото: тел культурасы өлкәсендә милли сәясәтне тормышка ашыру бүлеге

(Казан шәһәре KZN.RU, 1 нче февраль). 7 нче февральдә Казанның «Чулпан» мәдәният үзәгендә «Гәүһәр» балалар фестивале узачак, ул «Хәрәкәттә – бәрәкәт» һәм «Сөйлә» проектларының икенче сезонында катнашучыларны берләштерәчәк.

Сентябрьдән декабрьгә кадәр Казанның 1 меңнән артык мәктәп укучысы һәм балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр татар биюенә һәм сүз сәнгатенә өйрәнделәр. Күпчелек балалар бу юнәлеш буенча беренче тапкыр шөгыльләнде.

«Хәрәкәттә – бәрәкәт» проектында катнашучылар татар бию хәрәкәтләрен профессиональ биючеләр һәм педагог-хореографлар белән өйрәнделәр. Дәресләр татар телендә үткәрелде. «Сөйлә» проекты кысаларында балалар белән театр артистлары, нәфис сүз осталары, телетапшырулар алып баручылар шөгыльләнде. Балалар әдәби әсәрләрне профессиональ дәрәҗәдә укырга өйрәнделәр.

12 нче гыйнварда 18 нче номерлы гимназиядә балалар фестиваленең сайлап алу туры узды. Хисап концертында катнашучыларны профессиональ жюри сайлады, аның составына Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры актеры, Татарстанның атказанган артисты Фәнис Җиһаншин, ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле сәнгать җитәкчесе Айрат Хәмитов, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры балетмейстеры Сәлимә Әминова, ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле балет артисткасы Алсу Мәгъсүмҗанова, «Апуш» татар балалар театр студиясе җитәкчесе Алия Фәйзрахманова, шагыйрә Резеда Гобәева керде.

Исегезгә төшерәбез, проектларның беренче сезоны 2022 елның февраленнән май аена кадәр узды. Казанның 40 мәктәбендә 32 остаз 700 гә якын укучыны татар биюе хәрәкәтләренә һәм сөйләм сәнгатенә өйрәтте. Проектларның йомгаклау чарасы 180 нче номерлы күппрофильле полилингваль гимназиядә узды.

«Хәрәкәттә – бәрәкәт» һәм «Сөйлә» проектлары Татарстан Республикасы Президенты каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау һәм үстерү комиссиясе ярдәмендә Казан Мэриясе тарафыннан гамәлгә ашырыла. Аларда Казанның 40 мәктәбе һәм 20 балалар бакчасы, шулай ук 42 остаз катнашты, дип хәбәр иттеләр шәһәр Башкарма комитетының тел культурасы өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлегендә.

Барлык яңалыклар