В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бу планлы төзекләндерү эшләре белән бәйле.
(Казан шәһәре KZN.RU, 6-нчы февраль). 7 февральдә Казанның Вахитов һәм Идел буе районнарында ут булмаячак.
13.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр Вахитов районында түбәндәге адреслар буенча ут булмаячак: Бауман ур., 22, 24, 26, 27, 28.
8.00 сәгатьтән 11.00 сәгатькә кадәр түбәндәге адреслар буенча ут булмаячак: Сул як Болак ур., 46, Мәскәү ур., 53.
8.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр Идел буе районының Восточный бистәсендә түбәндәге урамнарда ут булмаячак: Акчулпан, Звонкая, Механиклар, Милосердие, Таулы.
Ут бетеп тору электр тапшыру линияләрен (ЛЭП), трансформатор кече станцияләренең электротехник җиһазларын планлы ремонтлау һәм Казан электр челтәрләренең тарату челтәрләренә техник хезмәт күрсәтү белән бәйле, дип хәбәр итә “Сетевая компания” ачык акционерлык җәмгыяте.