Сәүдә 5 мәйданчыкта оештырылачак.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 6-нчы август). 7-нче августта Казанда авыл хуҗалыгы продукциясе белән тәэмин итү өчен оештырылган махсус ярминкәләр узачак. Алар 6:00 сәгатьтән эшли башлаячак.
Ярминкә мәйданчыкларында җитештерүчеләр үз продукциясен арзан бәяләрдән тәкъдим итәчәк. Мәсәлән, суган һәм чөгендер – 1 кг өчен 15 сумнан, бәрәңге – 1 кг өчен 20 сумнан, кишер – 1 кг өчен 30 сумнан, кәбестә – 1 кг өчен 25 сумнан сатылачак.
Сәүдә мәйданчыклары адреслары
Авиатөзелеш районы – Дементьев урамы, 7-нче номерлы йорт янында;
Киров районы – Батыршин урамы, 20-нче номерлы йорт янында;
Яңа Савин районы – Академик Лаврентьев урамы, 10-нчы номерлы йорт янында;
Идел буе районы – Ю.Фучик урамы, 72-нче номерлы йорт янында;
Совет районы – Липатов урамы, 7.