В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Ут берничә сәгатькә бетереләчәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 5-нче апрель). Киләсе якшәмбедә, 7-нче апрельдә, Казанның Вахитов районындагы кайбер йортларда электр энергиясе өзеләчәк.
Шулай итеп, Рәхмәтуллин урамы буенча урнашкан 5/13 номерлы торак йортта 8.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр ут булмаячак.
8.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр Университет урамы буенча урнашкан 4/34 һәм 5/37 номерлы йортларда ут сүндереләчәк.
Ут бетеп тору электр тапшыру линияләрен (ЛЭП), трансформатор кече станцияләренең электротехник җиһазларын планлы ремонтлау һәм Казан электр челтәрләренең тарату челтәрләренә техник хезмәт күрсәтү белән бәйле, дип хәбәр итә «Сетевая компания» ачык акционерлык җәмгыяте.