В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Чара 12.00 сәгатькә планлаштырылган.
(Казан шәһәре KZN.RU, 4-нче апрель). 7-нче апрель көнне Казан зооботаника бакчасының экологик тәрбия бирү мәктәбенең уку классында кошлар көненә багышланган чара узачак. Килүчеләр мастер-классларда катнаша, канатлы дуслар темасына мини-лекцияне тыңлый алачаклар.
Шәһәр халкына төрле кошлар күрсәтеләчәк, аларның үзенчәлекләре турында сөйләячәкләр, ә теләүчеләр кошларны микроскоп астында карый алачак.
Моннан тыш, бу көнне ел саен үткәрелә торган иң яхшы кош йорты акциясенә йомгак ясаячаклар һәм җиңүчеләрне бүләкләячәкләр.
Чара 12.00 сәгатькә планлаштырылган, дип хәбәр итә оештыручылар.