В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Тамашачыларга Габдулла Тукай әсәрләре буенча «Туган як әкиятләре» программасын тәкъдим итәчәкләр.
(Казан шәһәре KZN.RU, 4-нче апрель). 7-нче апрель көнне Салих Сәйдәшев исемендәге Казан Дәүләт Зур концертлар залында «Ком тарихлары» абонементының бу сезондагы йомгаклау концерты булачак. Тамашачыларга Габдулла Тукай әсәрләре буенча «Туган як әкиятләре» программасын тәкъдим итәчәкләр.
Берничә ел дәвамында Дәүләт Зур концертлар залында үткәрелә торган «Ком тарихлары» проекты яшь тыңлаучыларга исәпләнгән. Ул балаларны классик һәм халык музыкасы белән үтемле итеп таныштыра. Һәр концерттагы куелыш танылган әкият сюжеты тирәсендә барлыкка килә һәм мастер Ләлә Явкинаның комлы анимациясе белән үрелеп бара.
Концерт 12.00 сәгатькә планлаштырылган, дип хәбәр итә Салих Сәйдәшев исемендәге Казан Дәүләт Зур концертлар залы матбугат хезмәте.