Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
07.04.2022, 15:33

7 нче апрельдә Казанда яшәүчеләр «Безнең ишегалды» республика программасы командасы белән очрашачак

Чара 18:00 сәгатьтә «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә узачак.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 7 нче апрель). Бүген 18:00 сәгатьтә Казанның Совет районында «Безнең ишегалды» республика программасы командасының шәһәр халкы белән ачык очрашуы узачак. Алар программаның нинди принциплар буенча тормышка ашырылуын, конкрет ишегалларында нинди эш төрләре башкарылачагын һәм аларның барышын ничек күзәтеп торырга, ачыкланган җитешсезлекләр турында кая хәбәр итәргә кирәклеген белә алачаклар.

Чараны оештыручылар билгеләп үткәнчә, мондый формат 2022 елда ишегалларын төзекләндерергә ниятләгән кешеләргә, шулай ук 2020 һәм 2021 елларда ишегалларын яңарткан казанлыларга кызыклы булачак. Моннан тыш, очрашуга ишегаллары программага кермәгән район халкы да килә ала.

Чара «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә (Ершов ур., 57а) узачак. Очрашуга сылтама буенча теркәлергә мөмкин.

11 нче апрельдә – Вахитов һәм Идел буе районнарында яшәүчеләр белән, 13 нче апрельдә – Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнарында, 15 нче апрельдә Киров һәм Мәскәү районнарында яшәүчеләр белән очрашулар планлаштырылган.

Очрашулар турында тулырак мәгълүматны, шулай ук чараларның вакыты һәм урыны турында социаль челтәрләрдәге программа аккаунтларыннан белергә мөмкин.

Барлык яңалыклар