В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Шәһәр урамнарында кар көрәүдә 525 махсус техника берәмлеге катнашкан.
(Казан шәһәре KZN.RU, 27-нче февраль). Узган тәүлек эчендә Казан урамнарыннан 7 мең 602 тонна кар чыгарылган. Шәһәр урамнарында кар көрәүдә 669 юл хезмәте эшчесе һәм 525 махсус техника берәмлеге катнашкан. Алар арасында – 87 катнаш юл машинасы, 64 "Бошунг, 11 кар төягеч, 101 щеткалы трактор, 17 грейдер, 70 фронталь төягеч, 37 "Барсик", 117 үзбушаткыч һ.б.
Тәүлек эчендә Татарстан башкаласы юлларына 628 тонна бозлавыкка каршы катнашма, шул исәптән 120 тонна реагент һәм 508 тонна ком-тоз катнашмасы сибелгән.
Бүген көндез, районнар администрацияләре мәгълүматлары буенча, Казан урамнарын кардан чистарту эшендә 593 юл хезмәте эшчесе һәм 301 махсус техника берәмлеге катнашачак.
Кышкы сезон башыннан Казан урамнарыннан барлыгы 694,6 мең тоннадан артык кар чыгарылган, дип хәбәр итә Тышкы төзекләндерү комитеты.