В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Акчалар йөклелеккә һәм бала тууга бәйле хезмәт күрсәтүләр өчен түләүгә җибәрелә
Фото: Денис Гордийко
Электрон сертификат теркәлү урыны буенча беренче тапкыр хатын-кызлар консультациясенә мөрәҗәгать иткән вакытта яки бала тудыру йортында рәсмиләштерелә. Аны шулай ук яңа туган сабыйга профилактик тикшеренүләр үткәреләчәк балалар поликлиникасында да алырга мөмкин.
«Бала табу сертификатының электрон формасына күчү медицина хезмәткәрләренә документны тутыру процедурасын шактый гадиләштерде, ә хатын-кызларга хәзер үзләре белән кәгазь бланк алып йөрергә кирәкми», – дип аңлатты Россия социаль фондының Татарстан бүлекчәсе идарәчесе Эдуард Вафин.
Түләүләрне билгеләү өчен ведомство кирәкле барлык мәгълүматны автомат рәвештә ала. Аларда хатын-кызлар консультациясенә исәпкә басу, бала табу, балага бер яшь тулганчы профилактик күзәтү буенча күрсәтелгән хезмәтләр турында белешмәләр тупланган.
Бала тудыру сертификатын рәсмиләштерү буенча өстәмә мәгълүматны Россия социаль фондының Бердәм контакт-үзәге телефоны буенча алырга мөмкин: 7(800)100-00-01 (шалтырату бушлай).