Төнлә шәһәр юлларыннан 14,3 мең тоннадан артык кар чыгарылган.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 16 нчы декабрь). Узган төндә Казан урамнарыннан 14 мең 335 тонна кар чыгарылган. Юлларны бозлавыкка каршы эшкәртү өчен 126 тонна реагент һәм 145 тонна ком-тоз катнашмасы кулланылган. Барлыгы 75 юл эшчесе һәм 429 берәмлек техника җәлеп ителгән.
Казан Башкарма комитетының Тышкы төзекләндерү комитетында хәбәр итүләренчә, бүген урамнарны кардан 673 юл эшчесе һәм 403 берәмлек махсус техника, шул исәптән 57 катнаш юл машинасы, 70 трактор щеткасы, 119 үзбушаткыч, 89 фронталь төягеч һәм башка транспорт чистарта.
Көн дәвамында кар Айдаров, Бауман, Блюхер, Восстание, Девятаев, Дубравная, Касаткин, Копылов, Максимов, Нигъмәтуллин, Парк, Серов, Тельман, Тимирязев, Чернышевский, Четаев, Ш.Камал, Усманов, Фучик, Мамадыш тракты һәм башка урамнардан чыгарылачак.