Авыруларның 49-ы Казанда яши.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
Авыручылар арасында 18 яшьтән 30 яшькә кадәр 8 кеше, 28 кеше – 30 яшьтән 50 яшькә кадәр, 17 кеше – 50 яшьтән 60 яшькә кадәр, 9 кеше – 60 яшьтән 70 яшькә кадәр, 5 кеше – 70 тән 80 яшькә кадәр.
Авыручыларның 49-ы Казанда, дүртесе – Яр Чаллыда, икесе – Әлмәт һәм Алабуга районнарында, берәр кеше – Арча, Буа, Югары Ослан, Биектау, Зеленодольск, Кама Тамагы, Лаеш, Нурлат, Питрәч һәм Саба районнарында яши.
13-нче ноябрьгә Татарстанда 9111 СОVID-19 йоктыру очрагы теркәлгән. Бөтен чорда 8028 кеше савыкты, шул исәптән 49 - узган тәүлектә, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте.
Федераль оператив штаб мәгълүматы буенча, Россиядә бер тәүлек эчендә 21 мең 983 яңа авыру очрагы теркәлгән. Барлыгы илдә 1 млн 880 мең 551 кеше авырган, 1 млн 406 мең 903 кеше сәламәтләнгән, 32 мең 443 кеше үлгән.