В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
"Яңа елга иң яхшы бүләк – кемнеңдер гомерен саклап калу" дигән проект 129 донорны берләштерде.
(Казан шәһәре KZN.RU, 27-нче декабрь). Бүген Казанда "Яңа елга иң яхшы бүләк – кемнеңдер гомерен саклап калу" дигән донор акциясе кысаларында 66 литр кан җыйдылар. Проект 129 катнашучыны берләштерде.
Акцияне "Игелекле Казан" проекты белән берлектә Республика кан үзәге DonorSearch.org ярдәме белән уздырды . Оештыручылар билгеләп үткәнчә, озакка сузылган ял алдыннан гыйнвар аенда мохтаҗларны тәэмин итү өчен кан үзәгенең запасларын тулыландыру бик мөһим булган.
Донор процедуралары тәмамланганнан соң Кыш Бабай һәм Кар кызы акциядә катнашучыларга бүләкләр тапшырдылар.
Исегезгә төшерәбез, "Игелекле Казан" проекты шәһәр үсешенең 12 өстенлекле юнәлешләреннән берсе булып тора һәм хәйрия культурасы булдыруга юнәлдерелгән. Проект ышанычлы хәйрия фондларын, социаль юнәлешле компанияләрне һәм волонтерлык берләшмәләрен берләштерә.