Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
27.12.2023, 13:38

ТР ТКХ өлкәсендәге иҗтимагый контроль региональ үзәгенә 1,5 меңнән артык мөрәҗәгать килгән

Сораштыру нәтиҗәләре буенча татарстанлыларның 65% ы чүпне аерып җыюны хуплый

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 27 нче декабрь, Диләрә Гафурова). Быел «ТР ТКХ өлкәсендә җәмәгать контроле төбәк үзәге» ассоциациясенә республика халкыннан 1 540 мөрәҗәгать килгән, 2022 елда алар 1 706 булган. Татарстанлылар сыйфатсыз коммуналь хезмәтләр проблемасы турында сирәгрәк хәбәр итә башладылар, дип хәбәр итте «Татар-информ» матбугат конференциясендә ассоциациянең башкарма директоры Дмитрий Романов.

2023 ел йомгаклары буенча ТР халкы газ, кайнар су, җылылык, электр белән тәэмин итү буенча килешүләрне яңадан төзү, каты коммуналь калдыклар һәм уртак мөлкәтне карап тотуга коммуналь ресурслар өчен исәпләнгән түләү һәм яңадан исәп-хисап ясау белән бәйле мәсьәләләр буенча ешрак мөрәҗәгать иткән.

ТР торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә җәмәгать контроле төбәк үзәге 33 семинар үткәрде – 1 меңнән артык кеше белем алды. Бушлай дәресләр шул исәптән халыкның социаль якланмаган катламнары – начар ишетүчеләр, аз керемлеләр, ветераннар һәм пенсионерлар өчен оештырылды.

«Ассоциациябез 10 ел эшләү дәверендә без 20 меңгә якын татарстанлыны бушлай укыттык. Барлык кешеләрне дә укыту чараларына җыю кыен, әмма шуңа да карамастан, без ТКХ мәсьәләләрендә гражданнарның грамоталылыгы артуын күзәтәбез», – дип уртаклашты спикер.

Шулай ук өч онлайн-сораштыру үткәрелгән. Аларны кар һәм бозны чистарту сыйфатына, халыкның газ җиһазларын дөрес эксплуатацияләү һәм каты коммуналь калдыкларны чыгару буенча хезмәтләр күрсәтү турындагы белемнәренә багышлаганнар. Соңгысында 3,8 мең кеше катнашкан.

«Каты коммуналь калдыкларны чыгару өлешендә эш Казанда яхшы оештырылган. Республикада чүп-чарны аерып җыюны кертүне халыкның 65% ы хуплый», - дип белдерде Дмитрий Романов.

ТКХ мәсьәләләре буенча белемнәрен яшь татарстанлылар да тикшергән. Мәсәлән, 200 укучы өчен җиде «Домовой» уены уздырылган, һәм иң актив катнашучылар 5 нче һәм 8 нче сыйныф укучылары булган.

«Балаларның фикерләрен һәм өйрәнергә теләкләрен күрәбез. Яшьләр якын арада торак-коммуналь хуҗалык өлкәсен үзгәртә, яңалык кертә ала. Аларда, мәсәлән, калдыкларны сортлау буенча бөтенләй башка күзаллау», – дип билгеләп үтте спикер.

2023 елның төп нәтиҗәләренең берсе – республика халкына тиешле инстанцияләргә проблемалар турында хәбәр итәргә ярдәм итәчәк «ЖКХ в один клик» сайтын булдыру өчен грант алу. Платформа өлкәннәргә һәм күрү сәләте чикләнгән кешеләргә юнәлдерелгән.

«Без мәгълүмат ресурсы булдырабыз, анда шәһәрле мөрәҗәгать итә алачак 15 блок булачак. Әгәр кеше ниндидер проблема буенча мөрәҗәгать итәргә тели, ләкин кая барырга белми икән, ул сайтка кереп карый ала. Мәсәлән, кайбер сораулар – Россия кулланучылар күзәтчелегенә, икенчеләре прокуратурага яки торак инспекциясенә карый. Төймәгә басып, кулланучы кирәкле сайтка оператив рәвештә күчәчәк. Димәк, бу юл күрсәтүче кебек булачак», - дип аңлатты Дмитрий Романов.

Татарстанлылар ассоциация сайтында кызыксындырган барлык сораулар буенча мөрәҗәгать итә яки торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә түләүсез юридик консультация ала ала. Иң актуаль мәгълүмат методик буклетта тупланган.

Барлык яңалыклар

ТР ТКХ өлкәсендәге иҗтимагый контроль региональ үзәгенә 1,5 меңнән артык мөрәҗәгать килгән

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 27 нче декабрь, Диләрә Гафурова). Быел «ТР ТКХ өлкәсендә җәмәгать контроле төбәк үзәге» ассоциациясенә республика халкыннан 1 540 мөрәҗәгать килгән, 2022 елда алар 1 706 булган. Татарстанлылар сыйфатсыз коммуналь хезмәтләр проблемасы турында сирәгрәк хәбәр итә башладылар, дип хәбәр итте «Татар-информ» матбугат конференциясендә ассоциациянең башкарма директоры Дмитрий Романов.

Тема буенча материаллар:

2024 елның 1 нче июленнән коммуналь хезмәтләр өчен түләү тарифлары үзгәрәчәк