В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Авыручы 32 кеше Казанда яши.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 16-нчы февраль). Татарстанда COVID-19 белән авыруның 65 яңа очрагы теркәлгән, барысы да контактлы. 29 кеше хастаханәгә озатылган, 36 кеше өйләрендә дәвалана.
Авыручылар арасында бер балигъ булмаган, 18 яшьтән 30 яшькә кадәрге 4 кеше бар, 15 кеше – 30 яшьтән 50 яшькә кадәр, 9 кеше – 50 яшьтән 60 яшькә кадәр, 16 кеше – 60 яшьтән 70 яшькә кадәр, 13 кеше – 70 яшьтән 80 яшькә кадәр, 7 кеше – 80 яшьтән 90 яшькә кадәр.
32 кеше Казанда яши, 6 кеше – Яр Чаллыда, 4 кеше – Түбән Кама районында, 3 кеше – Лаеш районында, икешәр кеше – Азнакай, Биектау, Яшел Үзән, Норлат, Питрәч һәм Тукай районнарында, берешәр кеше – Апас, Бөгелмә, Буа, Югары Ослан, Алабуга, Менделеевск, Яңа Чишмә һәм Теләче районнарында.
16-нчы февральгә Татарстанда 17 мең 302 COVID-19 авыруы очрагы теркәлгән. Пандемиянең бөтен чорында 13 мең 782 кеше сәламәтләнгән, шул исәптән 78 кеше – узган тәүлектә, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.
Республикада коронавируска каршы 48 мең 204 кеше вакцинацияләнгән (тәүлеккә үсеш – 4510 кеше), шуларның 9242-се икенче дозаны алган.
Федераль оператив штаб мәгълүматы буенча, Россиядә бер тәүлек эчендә 13 мең 233 авыру очрагы теркәлгән. Илдә барлыгы 4 млн 99 мең 323 кеше авырган, 3 млн 624 мең 663 кеше сәламәтләнгән, 80 мең 979 кеше үлгән.