В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Шуларның 20-се хастаханәгә озатылган, 45-е өйдә дәвалана.
(Казан шәһәре KZN.RU, 25-нче апрель). Татарстанда соңгы тәүлектә коронавировус инфекциясе белән авыруның 65 яңа очрагы расланды. Шуларның 20-се хастаханәгә озатылган, 45-е өйдә дәвалана - аларның авыруы җиңел яки симптомсыз формада уза.
19 яңа очрак чит илләрдән алып кайтылган, 46 кеше инфекциялеләр белән элемтәдән соң авырый башлаган, дип хәбәр итә коронавирус белән көрәш буенча республика штабы. Авыручылар арасында 7 балигъ булмаган бала бар, 5 кеше - 18 яшьтән 30 яшькә кадәрге, 20 кеше - 30 яшьтән 50 яшькә кадәрге, 14 кеше - 50 яшьтән 60 яшькә кадәрге, 11 кеше - 60 яшьтән 70 яшькә кадәрге, 7 кеше - 70 яшьтән 80 яшькә кадәрге һәм 1 кеше - 80 яшьтән 90 яшькә кадәрге.
Авыручыларның күпчелеге (21 кеше) Казанда теркәлгән, Теләче, Чүпрәле һәм Нурлат районнарында 4-шәр кеше, Яшел Үзән, Түбән Кама, Сарман, Кукмара районнарында һәм Яр Чаллыда 3-шәр кеше, Алабуга, Тәтеш, Балтач, Саба һәм Буа районында икешәр кеше, Яңа Чишмә, Лениногорск, Әлмәт, Чистай, Тукай, Азнакай һәм Питрәч районнарында берәр кеше теркәлгән.
Республикада авыручыларның гомуми саны 491 кешегә җитте, 54 кеше сәламәтләнде, табиблар күзәтүе астында 437 кеше кала.
Тәүлек эчендә республикада коронавируска 1928 тест ясалган, тикшеренүләр башыннан бирле - 38 мең 87 тест. Хәзерге вакытта медицина күзәтүе астында 1748 кеше тора, 22 мең 197 кеше медицина күзәтүеннән төшкән.
Россиядә соңгы тәүлек эчендә авыруның 5966 яңа очрагы теркәлгән, авыруларның гомуми саны 74 мең 588 кешегә җиткән. 6250 кеше сәламәтләнгән, 681 пациент үлгән, дип хәбәр итә федераль оператив штаб.